Халык җыенында район башлыгы – Фердинат Дәүләтшин, ТР Министрлар кабинеты баш ветеринария идарәсе начальнигы - Тр баш дәүләт вереинария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфат Шәйдуллин һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Светлана Ганиеваның 2017 елда башкарылган эшләр хакындагы отчеты белән башланып китте.
Район полиция бүлекчәсенең участок уполномоченные Марат Кәбиров 2017 елда авыл җирлегендә хәл һәм мошенниклык очраклары турында сөйләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин республикада эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында сөйләде.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм турында http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасры Марат Әһлиуллин 2017 елда райондагы күрсәткечләр турында сөйләде.
Халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм җавап та алдылар.