Барлык буын вәкилләрен берләштереп, ир-атларыбызны ил күләмендә уздырылучы иң төп бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлаулар кабул итегез!
Үз йортыңны саклау - изге бурыч, аны үтәү - Һәркем өчен намус эше. Безнең районда яшәүче теләсә кайсы кеше - хәрби вазыйфасын үтәүчеме ул яисә тыныч тормышта хезмәт куючымы - иң беренче чиратта, үз Ватанын саклаучы.
Ватанны саклаган яисә бүгенге көндә ил сагында торган һәркемгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек телим. Кыю йөрәкле, батыр кешеләр бәйрәме һәрчак тыныч һәм куанычлы булсын!
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин