Бәркәтә мәктәбенең балалар берләшмәсе лидерлары сугышчы-интернационалистлар истәлегенә "Әфганстан - йөрәк ярам" исемле чара уздырдылар. Чарага Әфганстанда һәм Чечен республикасында хезмәт иткән 12 кеше килде. Кунак булып килгән хәрби комиссар Дмитрий Палаткин алар адресына рәхмәт сүзләре ирештерде.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге