Чирмешәндә кышкы балык тоту бәйгесе узды

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Февраль ае суыклары судагы балыкларны куркытса да, балыкчылар аны сизмәде дә. Зур Чирмешән елгасының май-сыр заводы янындагы өлешендә оештырылган кышкы балык тоту бәйгесенә дистәдән артык һәвәскәр балыкчы килгән иде. Күбесе – чирмешәнлеләр. Ярышта Әккәрәй авылы һәм Түбән Кама шәһәре һәвәскәрләре дә катнашты. Җанатарлар да байтак җыелды.

Кайберәүләргә бер балык та эләкмәсә дә, иң оста балыкчы – Чирмешәннән Владимир Артемьевның кармагына дистәгә якын алабуга капты. Иң зур балыкны да Владимир Артемьев эләктерде. Ул - бәйгенең җиңүчесе, аңа район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Грамотасы тапшырдылар һәм боз тишкеч (ледобур) белән бүләкләделәр. Түбән Кама кунагы, Чирмешән кияве Руслан Хисмәтуллин - икенче. Ул балыкчылар өчен махсус тартмага ия булды. Өченче урын алган чирмешәнле Александр Емельянов балык тоту җайланмалары җыелмасы белән бүләкләнде.

Чирмешәндә туып-үскән, бүгенге көндә Әлмәттә яшәүче Шамил Ибраһимов - бәйгене оештыру идеясен бирүче һәм үзе үк хөкемдар да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International