2018 елның 21 февралендә шахмат һәм шашка буенча сигезенче республика темпо-турнирының зона этабы Аксубайда узды.
Шахмат һәм шашка буенча сигезенче республика темпо-турнирында, Аксубайда узган зона этабында безнең район командасы икенче урынны яулады.
Самат Ризванов, Хәлидә Ильясова, Шамил Сөнчәләев, Римма Баянова пенсионерлар арасында оештырылган бу бәйгедә шактый тәҗрибә дә туплап, яңа дуслар табып кайтканнар.