Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссия утырышы

2018 елның 6 марты, сишәмбе

5 мартта  районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында бу хакта тәфсилләп сөйләделәр.

Террорчылык гамәлләрен ничек кисәтергә, андый һәм янгын, ут сүнгән очракта нишләргә, җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча нәрсәләрне истә тотарга? Әлеге мәсьәләләр буенча утырышта конкрет чыгышлар, тәкъдимнәр булды, карарлар чыгарылды.

Террорчылык һәм экстремизм характерында җинаятьләр кылуда шик туса, ят кешеләр күренсә, кичекмәстән полиция бүлекчәсенә, 2-54-39 номерына шалтыратырга кирәк.

-Сайлауларга кадәр, сайлаулар көнендә дә барысын да кабат-кабат тикшерергә тиешбез, монда вак-төяк юк, - диде район башлыгы, террорчылыкка каршы комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин. -Кайбер җитешсезлекләр бар икән, аларны тиз арада бетерү зарур. Сайлау участокларында дежурлык оештыруга да җаваплы карыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International