Хөрмәтле хатын-кызлар!
Язның тәүге бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән чыккан котлауларымны кабул итегез!
Сез тормышыбызга яктылык, шатлык һәм тынычлык алып киләсез. Сез һәрвакыт безнең терәк, ышаныч уятучылар. Сез оптимизм һәм илһам чыганагы. Сезнең матурлыгыгыз, мәхәббәтегез, яхшылыгыгыз, йөрәк җылыгыз тирә-якны матурлый.
Бүген хатын-кызларыбыз төрле өлкәләрдә: сәясәттә, икътисадта, фән, мәдәният, спортта үзләрен ышанычлы тоталар. Эшегездәге уңышлар белән бергә сез гаилә учагын да саклыйсыз.
Һәрвакыт матур булып калыгыз, тормышка куанып яшәгез, үзегезгә ышанычны югалтмагыз. Гаиләгездә тынычлык һәм бәхет хөкем сөрсен. Бәхетле булыгыз!
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин.