Туймәт авылыннан Ишмөхәммәтова Тәзкирә Минәхмәт кызын 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Туймәт авылыннан Ишмөхәммәтова Тәзкирә Минәхмәт кызын 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте. Аңа 2018 елның  6 мартында 90 яшь тулды.

Тәзкирә Минәхмәт кызын юбилее белән  башкарма коиттет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова,  район социалҗ яклау бүлеге начальнигы Рушания  Әхмәдуллина котлады. Рәмзия Долгополова аңа  РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау  хаты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән истәлек бүләге һәм котлаулар ирештерде.

Тәзкирә Минәхмәт кызы беренче группа инвалид, балалары юк, инсульттан соң инде 13 ел урын өстендә ята. Аның белән энесе  Гәбдрәхим яши, ул да авыру. Аларга барлык эшләрдә дә социаль хезмәткәр - Роза Кәримова булыша, өйләрен дә җыя, ашарга да әзерли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International