Керкәле авылыннан Юнусов Мингариф Локман улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте. Аңа 2018 елның 7 мартында 90 яшь тулды.
Мингариф Локман улын юбилее белән башкарма коиттет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социалҗ яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина котлады. Рәмзия Долгополова аңа РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән истәлек бүләге һәм котлаулар ирештерде.
Мингариф бабай хатыны Минзифа әби белән 61 ел тигез гомер итәләр. Аларның гаиләсе хезмәт сөючән, эчкерсез, ярдәмчел. Юнусовлар гаиләсе колхозда эшләгән, Мингариф бабай урман кискән, Минзифа әби ашханәдә эәли. 1969 елда Керкәле авылында үз көчләре белән йорт күтәрәләр. Алар ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр, тормышта үз урыннарын тапканнар, әти-әниләре кебек кешеләргә изгелек кенә эшлиләр.
Мингариф бабай белән Минзифа әби кышны Югары Кәминкә авылында яшәүче улларында уздыралар, ә яз көне үзләренең йортларына кайталар. Анда аларның зур җиләк-җимеш бакчасы, яшелчәләрне дә күп үстерәләр.
Юнусовларның 13 оныклары һәм 6 оныкчыклары да еш кунак булалар әби-бабаларында, бүген дә аларның күбесе бабаларын котларга кайткан.