5 мартта Чирмешәннең икенче мәктәбе базасында укучыларның инглиз теле буенча муниципаль фәнни-практик конференциясе узды.
Конференция проект-эзләнү эшләренең муниципаль конкурсы кысаларында инглиз теле буенча укучылар арасында үткәрелде. Конференциягә 5-8 класс укучылары 13 эш тәкъдим итте. Җиңүчеләр өч яшь төркемендә (5-6 класслар, 7 класслар, 8 класслар) билгеләнде.