Лагерка   авылыннан Мишкина Клавдия Павловна  90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте

2018 елның 9 марты, җомга

Лагерка   авылыннан Мишкина Клавдия Павловна 2018 елның 8 мартында   90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте. 

Клавдия Павловнаны  юбилее белән  башкарма коиттет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова,  район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания  Әхмәдуллина, Мордва-Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы  Александр Митяевлар котлады. Рәмзия Долгополова аңа  РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау  хаты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән истәлек бүләге һәм котлаулар ирештерде.

Клавдия Павловна Лагерка  авылында туып үскән. Бөек Ватан сугышы елларында 13-14 яшьлек яшүсмерләр ир-артлар эшен башкарганнар, колхозда эшләгәннәр.

Клавдия Павловна гомере буе колхозда хезмәт куя,  бозаулар да карый, чөгендер дә эшкәртә. Авылдашы  Николай Федотович белән гаилә коралар, биш балалары тула. Тик иренең генә гомере кыска була, ул биш бала белән тол кала, бөтен гомерен  балаларына багышлый, аларны укытып олы тормыш юлына чыгара.

Бүген ул төп нигездә ялгызы гомер итә, социаль хезмәткәр дә билгеләгәннәр, шулай да көченнән килгәндә өй эшләрен үзе башкара.

Клавдия Павловна 8 оныгының һәм 6 оныкчыгының яраткан әбисе.  Юбилей көнне дә алар барысы да әбиләре янына җыелганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International