Чирмешән   авылыннан Зайкова Лидия Федоровна     90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Чирмешән   авылыннан Зайкова Лидия Федоровна  2018 елның 10 мартында   90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте. 
Лидия Федровнаны  юбилее белән  башкарма коиттет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова,  район социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Елена Кочина, Чирмешән  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевалар котлады. Рәмзия Долгополова аңа  РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау  хаты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән истәлек бүләге һәм котлаулар ирештерде.
Лидия Федровна  тумышы белән Мордва Афонькәсе авылыннан. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа әле 13 яшь кенә була.
-Башта без колхозда эшләдек - 13-14 яшьлек яшүсмерләр атлар белән җир сукаладык.  Бераз үскәч урман да кистек, Горькийда торф чыгаруда да эшләргә туры килде, - дип сөйли юбиляр. - Чирмешәндә колхозда эшләгәндә  Зайков Михаил Федрович белән танышып, гаилә кордык. Ул туберкулез белән авырый иде, 1973 елда үлеп китте, балаларыбыз булмады.
Юбиляр ачык күңелле, ярдәмчел, ул торакка мохтаҗларны үзенә торырга кертә, квартирантлары гел алышынып тора. Лидия Федровна бүген ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча бирелгән квартирада   яши. Икенче ел инде социаль хезмәткәр  Тарасова Вера Викторовна аңа өй эшләрендә булыша.
Лидия Федоровна бер вакытта да  ялгыз тормый, бүген дә аның йорты тулы кунаклар. Зур табын артына  дуслары җыелган, алар да юбилярны тәбрикләп бары яхшы сүзләр генә сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International