10 мартта "Ялта-Зәй" спорт үзәгендә ТР муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Бу ярышларда Чирмешән районы командасы составында Светлана Әхтәмова, Гөлназ Моксинова, Илназ Мөхетдинов, Марат Миншиннар чыгыш ясады. Соңгы нәтиҗәләр буенча безнең команда алтынчы булды.
Киләсе ярышлар - волейбол буенча. Хатын-кызларыбыз май башында көч сынашачак.