10 мартта Казанда узган "Татарстанның чуваш гүзәле" республика бәйгесендә Нурлат, Баулы, Чүпрәле, Тәтеш, Әлмәт, Аксубай, Чирмешән, Әлки районнары һәм Казан шәһәреннән гүзәл затлар катнашты. Безнең районны тәкъдим иткән Әккәрәй авылы кызы Александра Краснова "Мисс Мудрость" исеменә лаек булды.