РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Айрат Хәйруллин Чирмешәндә гражданнарны кабул итте. Депутатка биш кеше мөрәҗәгать итте. Шешминка авылында үзгәртеп корылучы чиркәүнең тирәсен тотуда, Кара Чишмә һәм Түбән Кәминкә авыллары мәдәният йортларына сәхнә костюмнары алуда, Чумачка авылында балалар мәйданчыгы төзүдә матди ярдәм сорадылар. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар милек һәм транспорт салымына ташламалар, ә мини-ферма тотучылар, яки даими эш урыны булмаучылар кредит алуда булышлык көтәләр.
Депутат барлык гражданнарны да игътибар белән тыңлады һәм ситуацияне өйрәнеп аларны чишүдә ярдәм итәчәгенә өметләндерде.