Чирмешәннең иң өлкән нумизматы Алексей Завьяловның коллекциясендә 1500ләп борынгы һәм яңа вак акча бар. Алардан кала ул төрле значоклар, медальләр, лотерея билетлары, маркалар, жетоннар да җыя. Аның бу байлыгының бер өлешен мемориаль үзәккә килеп күрергә була, биредә “Коллекцияләре белән – ярты гасыр” (“Шагает полвека с коллекцией”) исемле күргәзмә эшли башлады.
Әлеге күргәзмәне ачу тантанасында Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары да катнашты. Алексей Нестерович аларга күргәзмәгә куелган экспонатлары, һәрберсенең, тарихы, аның кулына ничек килеп керүе турында җентекләп сөйләде. Нумизматлык эшенә алынырга теләүче яшьләргә үзенең ярдәмен, киңәшләрен бирергә, тәҗрибәсе белән уртаклашырга да әзер ул.