"Ничек яхшы,  без барыбыз да төрле-төрле" темасына түгәрәк өстәл

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 7 класс укучылары белән, халыкла арасында толерантлык, мәрхәмәтлелек, дуслык, тынычлык тәрбияләү максатында "Ничек яхшы,  без барыбыз да төрле-төрле" темасына түгәрәк өстәл узды. Балалар "толерантлык" сүзенең мәгънәсе белән таныштылар. Әдәби әсәрләрдәге геройларның уңай һәм тискәре сыйфатлары турында үз фикерләрен әйттеләр, уеннарда, викторинада катнаштылар, дуслык турында җыр башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International