"Язгы изге эшләр эстафетасы "Мәрхәмәтле Татарстан" республика акциясе кысаларында яшьләрнең ял итү үзәгендә атна дәвамында балаларга бушлай кинофильмнар күрсәтелде, билгеле, мөмкинлеге чикле балалар да игътибарсыз калмады.
Үзәкнең актив яшьләре "Каенкай", "Ландыш", "Әкият" балалар бакчаларында физкультура-сәламәтләндерү чаралары уздырдылар.