2018 елның 20 февраленнән 6 мартына кадәр "Урман - безнең яшел дустыбыз" интерактив плакат республика конкурсы булды. Бәйгедә балалар бакчалары, 1-11 класс укучылары, мөмкинлеге чикле балалар, барлыгы 120 эш тәкъдим ителгән. Конкурста беренче Чирмешән мәктәбе укучылары да актив катнашты.
"Урманны саклагыз" номинациясендә 4 класс укучысы Сәйфетдинова Раилә икенче дәрәҗә призер булды (укытучысы Суркова Людмила Николаевна).
Макаров Артем (укытучысы Плотникова Валентина Георгиевна), Соснина Кариналарга (укытучысы Трофимова Надежда Николаевна) актив катнашкан өчен сертификат тапшырылды.