Бүген, 2018 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Воропаева Татьяна Васильевна Чирмешән муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Депутатка 5 кеше мөрәҗәгать итте:
-пай җирләрен бүлеп бирү турында;
- укучыларга, ФГОС программасы буенча, китаплар сатып алу турында;
- яшьгвардиячеләрне бүләкләү;
- өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрнең пенсияләре турында;
- эшкә урнашу.
Татьяна Васильевна мөрәҗәгатьләрне кабул итте, аларны өйрәнеп хәл итәргә ышандырды.