Балалар китабы атналыгы кысаларында үзәк балалар китапханәсендә "Китап уку - нинди рәхәт!" исемле әдәби кичә узды. Чарага китапханәнең иң актив укучылары чакырылды. Балалар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм яңа кызыклы китаплар белән таныштылар. Аннан соң "Ел укучысы" конкурсы җиңүчеләренә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.