Район үзәк больницасында врачлар һәм урта медицина хезмәткәрләре өчен "ВИЧ - Инфекция" темасына 18 сәгатьлек дәресләр циклы башланды. Дәресләрнең темасы һәм сәгатьләр саны ТР Сәламәтлек министрлыгында расланган. Дәресләрне врач эпидемиолог Гарифуллина Альмира Әлфәт кызы һәм эпидемиолог ярдәмчесе Буракшаева Вера Николаевналар оештыра һәм алып бара.