Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә булган янгында гомерләре өзелгәннәрнең якыннарына теләктәшлек белдереп, чирмешәнлеләр 28 мартта, матәм көнендә, кич белән кайгы митингына җыелдылар.
Бу фаҗига барыбызны да тетрәндерде, аны барыбыз да үз кайгысы кебек кабул итте. Чирмешәнлеләр мондыйрак хәлне үзләре дә кичергән бит, 1953нче елда Чирмешән мәктәбендә янгын чыгып, 16 кеше: 15 укучы, 1 укытучы һәлак булган. Алар истәлегенә һәйкәл-плитә куелган. Митинг та шунда узды. Оешмалар, учреждениеләр вәкилләре, мәктәп укучылары мәрхүмнәр хөрмәтенә шәмнәр кабыздылар, ак төстәге һава шарлары очырдылар, һәйкәл-плитә түренә чәчәкләр, йомшак уенчыклар куйдылар, Кемеровода һәм үзебездә булган янгыннарда гомерләре өзелгәннәрне бер минут тын калып искә алдылар.
Бу кичтә дистәләп җиңел машина, бер колоннага басып, Чирмешәннең үзәк урамнарыннан сигнал кычкыртып уздылар, шул рәвешле дә Кемероводагы үзәк өзгеч хәлгә игътибар юнәлттеләр.
Митингка байтак әти-әниләр яшь балалары белән килгәннәр. Аларга, гомумән беркемгә дә мондый фаҗигаларны күрергә язмасын, мондый хәлләр башка кабатланмасын иде. Без, барыбыз да, куркынычсызлык таләпләрен катгый үтәргә, җаваплы булырга бурычлы. Районның яшьләр ял итү үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге инициативасы белән оештырылган чарада болар хакында да әйттеләр, митингка килүчеләргә рәхмәт белдерделәр.