2018 елның 23 мартында Чирмешәннән Сәмигулова Разыя Мөхәрәм кызын 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты котлауларын кабул итте.
Разыя Мөхәрәм кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмздуллина, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминовлар котлады. Рәмзия Долгополова Россия Президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.
Разыя әби Яңа Кади авылында туып үскән. Бөек Ватан сугышы елларында башка яшьтәшләре кебек колхозда эшли. 13-14 яшьлек кызларга ир-атлар эшен дә башкарырга туры килә. 18 яшендә Сәлихҗан Сәйфи улына тормышка чыга, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше үлгәнгә дә 40 ел гомер узган. Бүген ул Чирмешәндә улы Радик һәм килене Флера тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.