Бүген, 2018 елның 10 апрелендә Иске Кади авылыннан Әхмәтшина Ркия Хәлиулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ркия Хәлиулла кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Кади авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Кәлимуллиналар котлады. Рәмзия Долгополова Россия Президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды һәм саулыкта озын гомер итүен теләде.
Ркия әби Якты Тау авылы кызы. Бөек Ватан сугышы елларында башка яшьтәшләре кебек колхозда эшли. Соңрак Горький шәһәренә китә, урман кисә. 1953 елда авылга кайта, Минсалих Мортаза улы белән гаилә коралар.
Әхмәтшиннар авылда хезмәт сөючән гаилә буларак билгеле. Алар ире белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр, алар тормышта барысы да үз урыныны тапкан, төрле тармакларда хезмәт куялар.
Ркия әби колхозда эшли, буш вакытында тегү тегә. Ире Минсалих авыл кибетенә товар ташый, агач эшен дә белә, чана ясый. Тормыш иптәше үлгәнгә 17 ел гомер узган. Ркия әби улы Рәис һәм килене Фрайга тәрбиясендә яши. Ул 10 оныгының, 14 оныкчыгының яраткан әбисе. Бүген алар барысы да Ркия Хәлиулла кызының юбилеена мул табын артына җыелганнар.