2018 елның 10 апрелендә Лагерка авылыннан Маркутова Лидия Николаевна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды.
Лидия Николаевнаны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяевлар котлады. Юбилярга Рәмзия Долгополова Россия Президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләге тапшырды, сәламәтлектә озын гомер итүен теләде.
Лидия Николаевна Лагерка авылында туып-үсә, озак еллар Төрекмәнстанда гомер итә. Тормышка чыгып ике кыз үстерә. 90нчы еллар башында гаиләләре белән туган авылына кайтып төпләнәләр, бер кызы Төрекмәнстанда яшәп кала. Лидия Николаевна бүгенге көндә ялгызы гомер итә. Кызы, җиде оныгы, өч оныкчыгы һәм туганнары аңарда еш кунакта булалар.