Чирмешән муниципаль районында техник күзәтү

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Тиздән язгы кыр эшләре башланыр, димәк машина – трактор паркларыннан, гаражлардан техника кырга кузгалачак. Эшләрнең көйле баруы беренче чиратта техниканың төзеклегенә бәйле. Шуны истә тотып, яз айларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техник карау уза.
Безнең районда бу эшне “ЧИРМЕШӘН АГРО” җәмгыятендә ел саен диярлек иң беренчеләрдән булып һәм иң оешкан төстә үткәрәләр.
Биредә техниканы көздән үк ремонтлый башлыйлар, бу эш кыш айларында да тукталмый, чөнки монда җылы гараж бар, белгечләр үз урыннарында, запас частьләр белән проблема юк, эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итәләр. Ел саен хезмәткәрләргә бер төрле эш киемнәре бирәләр, быел хәтта җылы курткалар да таратканнар.
9автотранспорт тикшерелде.  Барлык машиналар да төзек. Барысында да ут сүндергечләр, аптечкалар бар. Тормоз, руль системасы, тышкы яктырту җайланмалары төзек. Безнең тарафтан дәгъва юк.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча инженер-инспекторы Илнур Сәлахов та  тракторны карап чыккач, канәгать калган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International