"Без сәламәт Россия өчен!" Район үзәге Чирмешәндә 12 апрель көнне шул исем астында алкоголь куллануга каршы акция узды. Чараны Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты педагог-психологы Гөлназ Вафина җитәкчелегендә "Самостоятельные дети" хәрәкәте активистлары оештырды. Балалар листовкалар тараттылар, сәламәт тормыш рәвеше яклы чирмешәнлеләрдән имзалар җыйдылар.