Татарстан Республикас Дәүләт Советы депутаты Илгиз Мисбах улы Салихов Чирмешән муниципаль районында гражданнарны  кабул итте

2018 елның 13 апреле, җомга

2018 елның 13 апрелендә Татарстан Республикас Дәүләт Советы депутаты Илгиз Мисбах улы Салихов Чирмешән муниципаль районында гражданнарны  кабул итте.  Кабул итүдә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин катнашты. Депутатка 12 кеше мөрәҗәгать итте.
Кабул итүгә килүчеләр төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте: Әккәрәй авылындагы туганнар каберлеген үзгәртеп коруда матди ярдәм кирәк, пенсия буенча сораулар,  район инвалидлар җәмгыятендәге ремонт эшләрен тәмамлауга акча кирәк, торак шартларын яхшырту, эшкә урнашу. Илгиз Салих улы кайбер сорауларны өйрәнеп хәл итәргә ышандырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International