Ата-налар өчен бердәм республика имтиханы

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

“Ата-аналар тарафыннан БРИ (бердәм республика имтиханы) тапшыру көне” республикакүләм акциясенә Чирмешән районы ата-аналары да кушылды. Алар татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедуралары белән таныштылар, имтиханда укучылар кебек, барлык этапларны да уздылар. Нәкъ БРИдәге кебек...

Чара Лашман урта мәктәбе базасында, имтихан кабул итү пунктында узды. Акциядә 12 ата-ана катнашты, шуларның икесе рус милләтеннән.
Имтихан пакетлары - өч код буенча: татар мәктәпләрен тәмамлаган татарлар, рус мәктәбендә белем алган татарлар һәм рус мәктәбендә татар теле өйрәнгән башка милләт кешеләре өчен биремнәр төрле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International