Чирмешән районы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларның тол калган хатыннарына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов исеменнән Бөек Җиңү уңаеннан котлау открыткасы һәм азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.
Бүләк алучылар бу игътибарга һәм шулай ук бүләк өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.