Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, район ветеринария берләшмәсе ветврач-эпизоотологы Рафик Габдулла улы Дәүләтшин, Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасы мөдире Гөлфия Марс кызы Ибәтова, Иске Кади авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Рәмзия Рафик кызы Заһретдинова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык тырыш хезмәте, районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен, 70 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны, пенсионер Нигъмәтулла Мотыйгулла улы Мостафинга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.