Чирмешәндә 2005 елгы малайлар һәм яшьләр арасында мини-футбол буенча балала-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган ярышлар узды. Бәйгедә биш команда (Бәркәтә, Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе, Чирмешән, Ивашкино, Иске Кади) көч сынашты. Ярыш йомгаклары буенча Чирмешән командасы җиңүче булды. Кадетлар - икенче, Иске Кади командасы өченче урында.