Иске Кади авылында җиде балалы гаиләдә, алты малай арасында үскән кыз – Миннәкыя Миначева 90 яшьлек юбилеен тулы зиһен, сау-сәламәт хәлдә, дүрт баласы, алты оныгы, өч оныкчыгы белән каршылады.
-Бернинди ир-ат эшеннән дә куркып тормадым, гомерем буе колхозда эшләдем. Атын да җигеп орлыгын да ташыдым, урманын да кистем, гектарлап чөгендерен дә эшкәрттем, - дип искә ала яшь вакытларын юбиляр. - Соңрак балалар кул арасына керә башлады, аларны да хезмәт белән тәрбияләдек.
Миннәкыя 1958 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашы Йосыфка тормышка чыга. Алар үрнәк гаилә булып 55 ел гомер итәләр, торыш иптәшен югатканга биш ел гомер узган. Бүген ул улы Азат, килене Гөлфия гаиләсендә оныклары белән бәхетле катлык кичерә. Балаларына, оныкларына үзенең киңәшләре, догалары белән ярдәм итә. Юбилейга алар мул табын артына җыелганнар.
Әби әле дә күзлексез генә укый, газета аша яңалыклар белән таныша.
Миннәкыя әбине балалары гына түгел районнан килеп тә котладылар, Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләге дә тапшырдылар.