"Бөтендөнья хезмәтне саклау көне" уңаеннан күчмә утырыш

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Хезмәтне саклау буенча координацияләү советының күчмә утырышында хезмәт куркынычсызлыкны тәэмин итү хакында сүз барды.

Әлеге чара “Татавтодор“ның район участогы базасында үтте.

-Утырышка бу юлы төзелеш, юл, торак-коммуналь тармаклар вәкилләрен чакырдык, - ди совет рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин.  - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан мондый сөйләшү бик урынлы.

57 кеше даими эшләүче юл участогында техника куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау көндәлек игътибар үзәгендә. Оешма машиналары һәм тракторлары төрле объектларда эш алып баралар, төнлә дә рейска чыгарга туры килә. Техникада йөрүчеләр, юл эшчеләре эшкә керешер алдыннан көн дә инструктаж үтәләр, медицина тикшерүе хакында тиешле документлар тутырыла, төрле категория белгечләр укырга җибәрелә. Махсус киемнәр бирәләр. Ял, техника ремонтлау өчен уңайлы урыннар бар. Участокка керү-чыгу – пропуск режимы буенча. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан да таләпләрне үтәргә тырышалар.

Быел район юлларында, шөкер, һәлакәтләрдә гомерләре өзелүчеләр юк икән, әмма имгәнүчеләр былтыргыдан күбрәк. Балалар катнашында да берничә һәлакәт булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International