Чирмешән муниципаль районында ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2018 елның 27 апреле, җомга

2018 елның 26 апрелендә Чирмешәндә тантаналы шартларда  ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Аңа җиде чирмешәнле: Олеся Хафизуллина,  Екатерина Микушова, Юлия Могыйнова, Татьяна Казимирова, Ләйсән Гыйләҗева, Светлана Раевская, Сөмия Зөфәровалар ия булды.

Сертификатларны район башкарма комитеты  җитәкчесе  урынбасары Рәмзия  Долгополова тапшырды,  бәхетле аналарны сабыйлары туу белән тәбрикләде. Пенсия фондының клиент хезмәте җитәкчесе Лилия  Гатина, район ЗАГС бүлеге начальнигы  Гөлназ  Закировалар да котладылар һәм әлеге капиталны нинди максатларда куллана алулары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International