Казанка авылыннан Миронова Ольга Александровна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды

2018 елның 17 июне, якшәмбе

Казанка авылыннан Миронова Ольга Александровна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау алды.

Ольга Александровнаны юбилее белән   район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Елена Кочина,  өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гүзәл Шәрәфетдинова, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе  Светлана Ганиевалар котлады. Рәмзия Долгополова  Россия Президенты В.В.Путин һәм   район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

Ольга Александровна һәм аның гаиләсе турында китап язарга мөмкин.  Аның әти-әниләре тумышлары белән  Казаннан. Аларның  гаиләсен раскулачивать итәләр һәм алар 20нче гасыр башында Казанка авылына килеп урнашалар. Тырыш гаиәнең монда да үз тегермәннәре була. Ольгага бер яшь вакытта әтисе үлә, әнисе ялгызы биш баланы үстерә.

Сугыш елларында башка яшьтәшләре кебек  колхозда эшли, Җиңү турында урман кискәндә ишетә.

1954 елда  Иван Леонидович белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.  Тырыш гаилә балаларында да шул сыйфатларны тәрбияли.  Алар 47 ел гомер итәләр, 2001 елда ире вафат була.

Ольга Александровна туган авылында гомер итә, балалары,  дүрт оныгы һәм  өч оныкчыгын анда еш кунак булалар.  Социаль хезмәткәр Наталья  Кобылина аңа өй эшләрендә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International