Чумачка авылыннан Зәйнәп әби Хәбибуллинаны шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Чумачка авылыннан Зәйнәп әби Хәбибуллинаны шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Аңа Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар ирештерелде.

Якташыбызның балачагы авыр елларга туры килгән. Колхоз эше дә җиңел булмый, яшьлегендә ул шунда сынала.

1941 елда Зәйнәп кияүгә чыга. Тик гаилә бәхете озын гомерле булмый: Бөек Ватан сугышы башлана. Ирне сугышка алалар, аннан кызлары туа - аның әтисе сугышта хәбәрсез югала. Тылдагы бөтен авыр хезмәт Зәйнәп кебек хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә...

 

Зәйнәп икенче тапкыр кияүгә чыгып тагын дүрт бала таба. Мәктәптә 25 ел техничка булып эшли. Үзе утын әзерли, шунда мич яга. 1984 нче елда ире дөнья куя.

Зәйнәп Мөхәммәтҗан кызының бүген унөч оныгы, алардан егерме алты оныкчыгы бар. Әбигә хәтта оныкчыкларының да ике баласын күрергә насыйп булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International