3 нән 9 нчы сентябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 29 хәбәр кабул ителгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 7 административ беркетмә төзегәннәр.
Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте булган, берсендә бер ир-ат һәлак булган, икенчесендә имгәнүче бар, калганнары – матди зыян белән.
Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 86 очрагы ачыкланган.
7 сентябрь көнне Ишлинка һәм Шешминка авыллары арасындагы юл участогындагы җиңел машина юл кырыена төшеп әйләнеп каплана. Аның йөртүчесе шунда ук һәлак булган.
“Мәк“ оператив-профилактик чара барышында полиция хезмәткәрләре Кызыл Чишмә авылы кешесенең үз хуҗалыгыннан мәк сабагы сатуын ачыклаганнар. Тикшерү бара.