Бүген, 2018 елның 10 сентябрендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар райрндагы оператив хәл, мәгариф, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар, административ комиссия эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар, үзсалым акчалары җыю, җир, транспорт, милек салымнары җыелуы, мини-фермалар төзелешенең барышы турында таныштылар.