Нурлат аграр техникумы филиалында "Автосессия-2018" ярышлары узды. "Юл йөрү куркынычсызлыгы" территориаль идарәсе бүлекчәсенең әйдәүче белгече Лилия Сафина оештырган конкурста 466нчы группа студентлары көч сынашты. Бәйге йомгаклары буенча Сафронов Василий - беренче, Сагиров Равил - икенче, Мортазин Равил - өченче, Инякин Сергей - дүртенче, Макаров Валентин бишенче урын алды.