2018 елның 14-16 сентябрендә Алабуга шәһәренең Боз сарае территориясендә роликлы чаңгы трассасында 2001-2005 елгылар һәм яшьләр-чаңгычылар арасында ТР шәхси Беренчелегенә җәйге ярышлар узды.
Әлеге ярышларда тренер Петр Захаров җитәкчелегендә "Чирмешән" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты. 2005 елгылар категориясендә, 3 км дистанциядә Игорь Захаров 7 урын алды, Никита Молыгин финишка - 63нче, Дмитрий Краснов 71нче булып килде.