Балалар сәнгать мәктәбе китапханәсендә "Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил" темасына, шагыйрьнең тууына 113 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Валентина Фадеева рәсем сәнгате бүлегенең 1-5 класс укучыларын шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.