Иске Кади авылыннан Розалимә Сәлах кызы Дәүләтшина 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте.
Аны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район социалҗ яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Кади авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Кәлимуллиналар да килде. Кунаклар Россия Президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткерделәр һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
Розалимә Сәлаховна фельдшер һөнәре үзләштерә һәм туган авылында эшли. Алар тормыш иптәше Сабирҗан Сәлимҗан улы белән өч бала үстерәләр. Розалимә әбинең кызлары да әниләре һөнәрен сайлыйлар.
Юбиляр бүген кызы Разия һәм кияве Наил тәрбиясендә яши. Ул 6 оныгының һәм шул кадәр үк оныкчыгының яраткан әбиләре.