6-12 майда район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.
10 майда Яңа Элмәле авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган – җәяүлене бәрдергәннәр. Төрле тән җәрәхәтләре алган зыян күрүче, шушы авыл кешесе, Әлмәткә больницага озатылган. Әлеге уңайдан тикшерү бара.
Шул ук көнне Югары Чегодай авылы янында “Мерседес” автомашинасында баручы билгесез кешенең Чирмешән кешесе идарә иткән машина юлын “кистерүе”, соңгысы уңаена пистолеттан атуы һәм вакыйга урыныннан качуы хакында хәбәр итәләр. Зыян күрүчеләр юк. Газ пистолеты гильзасы алынган. Закон бозучының кемлеге ачыклана һәм тикшерү бара.