Бүген, 2019 елның 13 маенда район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар райондагы оператив хәл, мәгариф, мәдәният тормышы, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, административ комиссиянең эшчәнлеге, районда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш барышы, мөтчелек тармагы буенча мини-фермалар төзелеше хакында, үзсалым акчалары җыю, җир, транспорт, милек салымнары җыелуы турында таныштылар.