Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Каенкай" балалар бакчасында, китап бирү пунктында "Йомыркада кем яши?" исемле экологик минут уздырдылар. Балалар йомырканы кошлар гына түгел - бөҗәкләр, балыклар да салганын белделәр. Слайдлар аша йомырканы кая салуларын да күрделәр.