2019 елның 1 июленнән 7 июленә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 9 июле, сишәмбе

1-7 июль көннәрендә район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда алты җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда имгәнүче юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 56 очрагы ачыкланган, берәү транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 7 административ беркетмә төзегәннәр.

 

Иске Котыш авылы кешесе мошенниклар корбаны булган. Бозымны бетерәбез дип алдап, билгесез хатын-кызлар аның акчаларын һәм алтын эшләнмәләрен үзләштергәннәр (барлыгы 53 мең сумлык матди зыян).

Туймәт кешесе  Интернет аша 37 мең сум ук торучы кул сәгатенә заказ биргән, тик соңыннан  аңа сәгать урынына буш телефон тартмасы килә. Инде әлеге хәлне полиция хезмәткәрләре тикшерә.

Түбән Кәминкә авылындагы бер хуҗалыктан сарык урлау белән бәйле җинаять эше кузгатылган. Матди зыян күләме  10 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International