8-14 июльдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның берсендә имгәнүчеләр бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 80 очрагы ачыкланган, берәү транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Полиция хезмәткәрләре 8 административ беркетмә төзегәннәр.
Иске Кади авылы янындагы кырдан шушы авыл кешесенең биш төргәк печәнен урлап киткәннәр. Матди зыян 5 мең сум.
Чирмешәндә берәүнең хуҗалыгында кыргый үскән мәккә тап булганнар. Тикшерү бара.
Кара Чишмә авылы кешесе “Әккәрәй” җәмгыяте территориясендә шушы авыл кешесе белән сүзгә килеп, аңа суккалаган һәм үтерү белән янаган. Низагның сәбәпләре ачыклана.
Үзе белән бергә яшәүче хатын-кызга үтерү белән янаган Чирмешән ир-атына закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.