Туган як тарихы музеенда "Фотографның могҗизалы дөньясы" исемле күргәзмә эшли. Биредә элеккеге фотоаппаратлар, фотопленканы проявкалау бочогы, фото ясау җайланмалары урын алган, шулай ук 1940, 1960нчы еллардагы фотолар да күрергә була.
Әлеге күргәзмә белән беренчеләрдән булып "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр танышты. Экскурсовод балаларга фотоаппаратлар һәм фотограф һөнәре турында сөйләде.